Сабан туе – хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе
Уйнап,көлеп,җырлап ,биеп
Күңел ачтык көн буе.
(М.Садри сүзләре)
Ял көннәрендә Теләче районында Сабантуй бәйрәмнәре гөрләде.Барлык Теләче халкы һәм килгән кунаклар рәхәтләнеп Сабантуй мәйданында күңел ачтылар: җырладылар , биеделәр,төрле ярышлар да катнаштылар,яраткан эстрада йолдызларын тыңладылар.
Бу милли бәйрәмгә иң сөенгәне балалар булгандыр мөгаен,чөнки аларга күңелен ачар өчен бөтен шартлар тудырылган иде : батутта сикерү,төрле тәм –томнар сату,кызыклы уеннар.
Сабантуй -2015 Теләчедә бик матур оештырылган иде һәм күңелле узды.