Сабантуй – татар халкының иң зур бәйрәме. Ул башка милләтләр тарафыннан да яратып кабул ителә. Мәйданда күңелле уеннар оештырыла. Авызга йомырка салган кашык кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, икәүләшеп йөгерү һ.б. Шома бүрәнә өстендә печән тутырылган капчык белән сугышу, күзне бәйләп чүлмәк вату кебек уеннар оештырыла. Канат тарту, таяк тартышу, әтәч бәйләнгән биек, шома колгага менү кебек ярышлар була.
Безнең балалар бакчасына йөрүче балалар да, әти-әниләр дә Теләче һәм Олы Мишәдә үткәрелгән Сабантуйларында уеннарда, ярышларда катнаштылар. Илханның әтисе белән Эльвинаның әтисе Сабантуй батыры буларак бик күпләргә таныш. Быел да алар сынатмадылар. Бик күпләр аларга читтән генә көч биреп торды.