ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Олы Мишә урта мәктәбе  укучылары авылның хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әбиләргә еш ярдәм итәләр. 18 май  көнне 6 сыйныф укучылары Хәдичә әбигә булышырга бардылар. Кызлар өй җыештырдылар, малайлар йорт яннарын тәртипкә китерделәр. Әбинең дә, укучыларның да күңелләре күтәренке иде. 
18 нче -22 нче май көннәрендә  Теләче  урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф егетләре хәрби хезмәткә әзерлек  буенча  укуларда катнашалар. Биш көн буенча егетләр армия  сафларында хезмәт иткән вакытта кирәк булачак күнекмәләрне ныгыталар. 
Субаш авыл җирлегенең 2015 нче елда социаль икътисади үсеш нәтиҗәләре барлана, шулай ук авылның демографик хәле дә тикшерелә. 

 19 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре территорияне яшелләндерү һәм тирә-юньгә матурлык өстәү йөзеннән бакчага чәчәкләр утыртты.

Халыкара гаилә көне уңаеннан , “Родник” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау традицияләрен дәвам итеп, “Безнең тату гаилә” исемле фотобәйге игълан иткән иде. 
Бөек җиңүнең 70 еллыгына төзелгән план нигезендэ 19 нчы майдан 29 нчы майга кадэр Идель елгасы буйлап Казан-Мәскәү- Казан  маршруты буйлап  сугыш ветераннары һәм кадет мәктәбе укучылары өчен респубика тарафыннан  ял оештырылды. 
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең    башлангычы булды. Ул  – кешенең төп  терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге  чыганагы.  Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. 

15 май көнне Максабаш авылы китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , шагыйрә Резедә Валиеваның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Бергәлектә бәрәкәт” исеме астында китап күргәзмәсе төзелде һәм башлангыч сыйныф укучылары белән шигырь бәйгесе уздырылды.

15 май көнне Кукмара  районының  Березняк  урта мәктәбендә Рәниф Шәрипов  исемендәге районара шигырь  һәм поэмалар уку бәйгесе  булып узды.  Бу конкурста Югары Кибәхуҗа урта  мәктәбенең 2 сыйныф укучысы  Хәсәншина З.И. ( җитәкчесе Шогаепова Р.Р.)  үзенең  “Саклыйк,  яклыйк!” шигыре белән катнашып кайтты.

19 май көнне Олы Нырсы  гомуми урта белем бирү мәктәбендә 11 сыйныф укучыларынын ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта уку елы тәмамлап үткәреләчәк ихтиханнар һәм  “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен  оештыру буенча сораулар каралды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International