“Музей дусларын җыя” исеме астында үткәрелгән әлеге экскурсиянең максаты якташ рәссамыбыз Рәфкат Кәримуллин иҗаты белән таныштыру иде. Музей директоры Белалова Әлфия Шәйхулла кызы балаларга рәссамның музейга бүләк итеп бирелгән картиналары турында сөйләде. Рәссамның бер үк вакытта сәләтне, яктылыкны һәм төрле жанрларны берләштергән хезмәтләре аларга бик ошады.
20 нче май көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды.
1.Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкәләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
2.Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын йөкләү турында.
20 май көнне Шәдке мәдәният йорты коллективы мәдәният йорты каршында субботник оештырдылар. Агачларны агарттылар, территориядәге чүпләрне җыеп түктеләр, клумбаларны казып чәчәк утырттылар.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре авыр тормышлы гаиләдәге балаларга иҗтимагый яктан җайлашыр өчен “Куллар белән тотынышыйк, дуслар!” дип исемләнгән программа астында ятучы “Танышу” дип аталган беренче чараларын алып бардылар.