19 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Казандагы Универсиада авылында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Минниханов белән очрашып кайттылар. Бу очрашу Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларына йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уңаеннан үткәрелгән иде. Безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Порфирьева Анюта республикакүләм олимпиадада татар теленнән призер, 8 класс укучысы Исламов Фаил олимпиаданың муниципаль турында биологиядән җиңүче булган иде. Бу укучылар котлау тантанасында катнаштылар.