20 май көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары Теләче туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. “Музей дусларын җыя” исеме астында үткәрелгән әлеге экскурсиянең максаты якташ рәссамыбыз Рәфкат Кәримуллин иҗаты белән таныштыру иде. Музей директоры Белалова Әлфия Шәйхулла кызы балаларга рәссамның музейга бүләк итеп бирелгән картиналары турында сөйләде. Рәссамның бер үк вакытта сәләтне, яктылыкны һәм төрле жанрларны берләштергән хезмәтләре аларга бик ошады.