Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

         20 нче май көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды.

1.Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкәләтләрен  вакытыннан алда туктату  турында.

2.Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын йөкләү турында.

3.Теләче муниципаль район Советының 2014 нче елның 20 нче февралендә кабул ителгән 192 нче номерлы ”Теләче” сәнәгать паркында  үз эшчәнлекләрен алып баручы оешмаларны арендага бирелгән җир кишәрлекләре өчен аренда түләвеннән азат итү турындагы”  карарына үзгәрешләр кертү турында.

        

         Утырышны район Башлыгы И.Ф. Зарипов алып барды, ул беренче һәм икенче  көн тәртипләре буенча район Советы депутатларына мәгълүмат җиткерде. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мирсәетов Айдар Газизовичның үз теләге нигезендә вәкәләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нуруллин Рөстәм Расиховичка йөкләнде.    Утырышның өченче көн тәртибе буенчаТеләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И. чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International