Халыкара гаилә көне уңаеннан , “Родник” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау традицияләрен дәвам итеп, “Безнең тату гаилә” исемле фотобәйге игълан иткән иде. Бу бәйгедә гаиләләр бик теләп һәм шатланып катнаштылар. Җыелган фотоларга призлы урыннар бирелеп, бүләкләр тапшырылачак һәм “Безнең тату гаилә” дип аталган истәлек - альбом эшләнәчәк.