Айдәр башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Фаттахова Илзирә Татарстан Республикасы экология hәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә “ Максидом” компаниясе оештырган “Сыерчыклар килде” дип исемләнгән конкурста катнашты. Конкурска сыерчык оясы ясап җибәрде. Илзирә диплом , истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Шушы уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Бөек Тукай шигырьләре күңелгә якын” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм “Туган тел” җырын башкардылар.
Бу изге эш мәдәният хезмәткәрләренә дә , шулай ук тыл ветераннарына да бик ошады. Ветераннар киләсе елга да килербез дип ышандырдылар.
Бәйгедә 3 яшьтән – 15 яшькәчә балалар үзләренең рәснмнәрен китапханәгә алып килделәр. Сайлап алынган рәсемнәр V Республикакүләм балалар рәсем бәйгесендә катнашачак.