ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды, нәниләр өчен булган китаплары турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шулай ук аның әсәрләренә нигезләнеп ясалынган мультфильмнар күрсәтелде. Кичәдә 7 кеше катнашты.
Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди. 
Кичә   "Туган тел" җырын күмәк башкару белән башланып китте.    Укучылар  Г.Тукайның  тормыш юлын, иҗатын, шигырләрен  кызыксынып тыңладылар,үзләре дә сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр.Чара электрон презентация  белән  үрелеп барды. 
Журналистлар Нэзилэ Хужина, Чулпан Шакирова, Габдерэхим авыл халкы белэн фикер алышты. Шулай ук баш мохэррир Алмаз Гыйлэжев та редакциянен эчке тормышы белэн таныштырды. Э инде кочле, матур тавышлы жырчы Ринат Гыйлэжевны халык бик жылы кабул итте. Авыл халкы элеге очрашудан бик канэгать булып таралышты.
“Изгелек атнасы” акциясе кысаларында 27 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5-11 сыйныф укучылары  “Җиңү хаты” яздылар. Ул хат Бөек Ватан сугышында катнашкан үзләренең гаилә әгъзаларына адресланды. Акциядә катнашучылар Бөек Җиңүнең мирасын саклауга үзләреннән нинди өлеш керәчәге хакында фикер алыштылар.
20-25 апрельгә кадәр татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысалары нигезендә Әбде урта мәктәбендә төрле чаралар оештырылды.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Латыпова Г.Н.һәм Хәсәнова Р.М. 
25 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә кешеләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрелде. Мәктәп директоры Р.К. Җәләлов һәрбер сыйныф өчен җаваплы укытучылардан рапорт  кабул итте. Тренировка бик уңышлы үтте.

Шармыш авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре республикада үтүче «Язгы шәфкатьлелек атнасы» акциясендә катнашып, авыр хәлдә яшәүче семьялар өчен  кием - салым,  уенчыклар, китаплар җыеп халыкны социаль яклау идарәсенә тапшырганнар. Шулай ук, әлеге мәдәният йортында эшләп килүче «Хатын кызлар клубы»на  йөрүчелүр  күпбалалы Борисовлар семьясында  булып әлеге семьяга ярдәм йөзеннән  азык –төлек, шулай ук, кием –салым белән ярдәм иткәннәр.

23 нче апрель көнне 4-б сыйныфында балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены узды. Чарада “Тукмар” һәм “Чукмар” командалары үзара көч сынашты. 
  26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан республикабызда төрле чаралар  үткәрелә. Кичә, ягъни 24 нче апрельдә,  укучыларыбыз район мәдәният йортында кренекле шәхесләр белән очрашуда булдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International