25 апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышлап , 1-3 сыйныф укучылары белән берлектә “Без Тукайлы халык ” дип аталган әдәби кичә уздырылды.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

 25 апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә Татар халкының бөек  шагыйре Г.Тукайга багышлап ,   1-3 сыйныф укучылары белән  берлектә “Без Тукайлы халык ”  дип аталган әдәби кичә уздырылды. Кичә   "Туган тел" җырын күмәк башкару белән башланып китте.    Укучылар  Г.Тукайның  тормыш юлын, иҗатын, шигырләрен  кызыксынып тыңладылар,үзләре дә сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр.Чара электрон презентация  белән  үрелеп барды. Кичәдә  Г.Тукай иҗатын чагылдырган  китап күргәзмәсенә күзәтү  уздырылды. Кичәнең максаты: балаларның  Г.Тукай турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү, аларда  аның иҗатына, туган телгә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International