Бу атналык укучылар күңеленә изгелек, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү йөзеннән, оештырыла. Бүгенге көндә укучылар белән мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән кием-салым һәм күчтәнәчләр тапшыру эше бара.
Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Соңыннан балалар Г. Тукайның нәниләр өчен язылган “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт”, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шагыйрьнең моңлы, аһәңле җырларын башкардылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды .
26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шушы уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Бөек Тукай шигырьләре күңелгә якын” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм “Туган тел” җырын башкардылар.