25 нче апрель көнне Иске Җөри китапханәсендә «Тукай белән атлыйм киләчәккә, ул яктырта барыр юлымны»дип исемләнгән кичә узды. Кичәнеӊ беренче өлешендә Г.Тукайныӊ тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде. Ә икенче өлештә Г.Тукай иҗатына багышланган КВН үткәрелде. Балалар 2 командага бүленеп көч сынаштылар, шагыйрьнеӊ шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел»җыры белән тәмамланды.