25 апрель көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре , китапханәче һәм Алан авылы жирлеге башлыгы белән берлектә агач утырту акциясе уткәрелде. Барлыгы 6 төп агач клуб һәм китапханә бинасы тирәли утыртылды.
Алан һәм Балыклы авылы мәдәният йортларының “Алан” иҗат кунакханәсе Теләче район мәдәният йортында үткәрелгән “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән Татарстан республикасы язучылар союзыннан килгән бер төркем язучылар белән очрашу кичәсендә катнашты.