Көн матур, бар тарафтан яз сулы-шы бөркелә. Шуңа да укучылар һәм укытучылар саф һавада теләп эшләделәр. Күмәк көч белән кыш буена җыелган чүп-чар, иске яфраклар җыелды.
Шулай ук бу көнне мәктәбебезгә Теләче районына килгән Төрекмәнстан делегациясе дә килеп, мәктәп тормышы белән танышты. Мәктәп янына урнашкан обелискка чәчәкләр куйдылар.
Мәктәп яны чүпләрдән арындырылды, тырмаланды, себерелде. Укучылар бу өмәдә бик актив катнаштылар.