27 нче апрель көнне районыбызда Төркмәнстан Мәҗлесе делегациясе булып китте. Делегация җитәкчесе - Мәҗлес Рәисе урынбасары Бәйрәмова Гурбангөл Гелдыевна.

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
27 нче апрель көнне районыбызда Төркмәнстан Мәҗлесе делегациясе булып китте. Делегация җитәкчесе - Мәҗлес Рәисе урынбасары Бәйрәмова Гурбангөл Гелдыевна. Аларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ягудин Шакир Шахмедович озата йөрде. Кунаклар “Теләче” сәнәгать паркында, район Советы һәм башкарма комитетның административ бинасында булдылар. Җөри авыл җирлегендә Гыйльметдиновларның күпбалалы гаиләсенә автобус тапшыру, район үзәге Теләчедә Ветераннар йортын ачу тантанасында катнаштылар. Делегация шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә, күпфункцияле Үзәктә, “Батыр” спорткомплексында, “Гыйниятуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International