Теләче урта мәктәбендә татар теле атналыгына йомгак ясалды .

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Теләче урта мәктәбендә татар теле атналыгына йомгак ясалды  .  
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш һәм язучылар ” темасына шигырь кичәсе үткәрелде. Чараны 8 б сыйныфы укучылары алып барды . 
Кичәдә сугыш темасына язылган шигырьләр яңгырады.  
Конкурста 6 в сыйныфы укучысы Ибраһимова Зәлидә , 7 б сыйныфы укучысы Ситдикова Гөләндәм , 8 б сыйныфында укучы Закирова Динара беренче   урынны алдылар. 5а сыйныфыннан Гыйлметдинова Гөлназ, 8б сыйныфыннан Данилова Вероника, 6б сыйныфыннан Дәүләтшина Гөлүзә, Шәйхетдинова Талия икенче  урынга лаек булдылар. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Г.М.Шәйдуллина җитәкчелегендә үткәрелгән кичә укучылар күңелендә озак сакланыр .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International