Г.Тукайның туган көне.

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Безнең балалар бакчасында бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Чараның максаты: балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның әсәрләренә карата ярату һәм сак караш тәрбияләү. Балалар чарада бик теләп катнаштылар. Группада Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе урнаштырылган иде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, җырлар җырладылар. Иң ахырдан әлбәттә инде  бергәләп “Туган тел” җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International