26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Тукай – шигьри чишмәбез”дип исемләнгән шигъриятбәйрәме үткәрелде.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

  26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Тукай – шигьри чишмәбез”дип исемләнгән шигъриятбәйрәме үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Соңыннан балалар  Г. Тукайның нәниләр өчен язылган “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт”,  шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шагыйрьнең моңлы, аһәңле җырларын башкардылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International