26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шушы уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Бөек Тукай шигырьләре күңелгә якын” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм “Туган тел” җырын башкардылар.