25 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә ясле балалар бакчасы белән берлектә “Без Тукайны яратабыз!” темасына тематик кичә үткәрелде. Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды, нәниләр өчен булган китаплары турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шулай ук аның әсәрләренә нигезләнеп ясалынган мультфильмнар күрсәтелде. Кичәдә 7 кеше катнашты.