ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бәйгедә безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы да катнашты. Укучыларыбыз "Хореография" номинациясендә II урынны алдылар,"Иң яхшы стена газетасы" номинациясендә җиңүче булдылар, командалар арасында чыгарылган гомуми нәтиҗә буенча мәктәбебезнең  "XXI  гасыр патриотлары" командасы II урынга лаек булды. Мәктәп командасына, команда җитәкчесе Мөхәмәдиева Н.Д.га  Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Котлыйбыз!
 

Барлыгы 10 артык команда,200 көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Равдин Ю.Н. җитәкчелегендә Теләче районы командасы да бик актив катнашты һәм призлы урыннар яулады.

Тәрбияче балалар белән  “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма!”  темасына әңгәмә уздырды. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, боз өсләренә кермәскә икәнлеген әйтте. Яз көне боз нинди калын булса да, ул көпшәк кебек тиз ватыла. Шуңа күрә суга бату куркынычы бик зур  дип аңлатты.

        

Киңәшмәдә укыту эшләре буенча директор урынбасары И.Н.  Калжанова III чиректә укыту – тәрбия эшләре буенча йомгак ясады, фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү юлларын күрсәтте. Башлангыч сыйныф укытучылары Г.З. Фәрхуллина и З.Т. Мөхәммәтгәлиева дәресләргә технологик карта төзү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Шушы көннәрдә 10 ынчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина В.Г.белән Казанга К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына экскурсиягә бардылар.  
30 нчы март көнне Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбе “ФОРПОСТ” һәм профотрядлар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата район күләмендә үткәрелгән хәрби – патриотик смотр-конкурста актив катнашты.” Нәфис сүз” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнелде.

Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүреш чагылышы тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.


Мондый өмәләрне үткәрү безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында игелекле традициягә (гадәткә) әйләнде. Өмәләр барышында бакчаның һәр хезмәткәрләре үзләренең актив өлешләрен кертәләр, тирә – юньне тәртиптә тотуга теләп катнашалар. Үзләренең хезмәтне яратулары белән, үсеп килүче буынга үрнәк тәртип күрсәтәләр.

Өмәнең төп максаты - бакча тирәсендәге карларны тарату. Өмәдә балалар бакчасы эшчеләре һәм балалар да бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International