ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бу чара Узәк китапханәсенең китапханәчесе Халикова М.Г. һәм тәрбиячеләр ярдәмендә оештырылды. Мария Германовна балаларны кыскача К.И.Чуковскийның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, әкият китапларын күрсәтте. Тәрбиячеләр презентация күрсәтеп, викторина үткәрделәр. Соңыннан балалар К.И.Чуковскийның әсәренә ясалган "Мойдодыр" исемле мультфильм карадылар. Чара бик күңелле үтте. 

Кичәдә балалар үзләре ясаган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Кошларга багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр.  Балалар кичәдә бик актив катнаштылар. Уенда катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.

 

 

Авыл китапханәче ХаликоваМ.Г балаларны К.И.Чуковскийның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, әкият китапларын күрсәтте. Соңыннан балалар «Мойдадыр» исемле мультфильм карадылар. Чара бик күңелле үтте. 

    

Чираттагы очрашу тыл ветераны Ольга Дмитриевна Никитина өендә үткәрелде. 

Үзәк авылы мәдәният йортында бу ярышларга әзерлек эшләре башланды. 30 март көнне алар мәдәният йортында җыелышып, спорт төрләрен бүлештеләр. 2014 елда Үзәк авылы командасы беренче урынны яуладылар. Быел да ветераннарыбыз күтәренке кәефтә ярышка әзерләнәләр.

Балалар  “Көчлеләр” һәм  “Җитезләр” дигән командаларга бүленеп,ярышларда көчләрен сынаштылар. ”Кем җитезрәк?”, ”Каршылыклар аша йөгерү”, туплар белән уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.Чара ахырында “Җитезләр” командасы җиңүче дип билгеләнде.Барлык балаларга да призлар тапшырылды.

 

    

Һәрбер катнашучы, маршрут битләре алып, 5 этап үтәргә тиеш. Уен барышында  балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләр алдылар.

Кабинетта ремонт кирәк булган дәреслекләр, әдәби китаплар табылды. Укучылар скотч ярдәмендә тексты күренерлек итеп битләрен ябыштырдылар,бетергеч ярдәмендә карандаш һәм бармак эзләрен бетерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International