ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Җыелышта Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехановна татар халык шагыйре  Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичәгә хәзерлек эшләре турында сөйләде, төрле конкурсларда актив катнашу  турында сүз алып барды. 
Бөек  җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү планында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау эченә шулай ук азык-төлек пакеты һәм истәлекле бүләк тапшыру да кертелгән. 
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 нчы сыйныфларда Кырымның һәм Севастопольнең Россия составына кушылуның бер еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. 
Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Россия hәм чит ил укучылары өчен татар теленнән халыкара олимпиадада катнаштылар. Аны «ТатарТеле. ИНФО» порталы оештырды. Олимпиада онлайн тестлар рәвешендә үткәрелде.  
Ул укучылар белән “Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнар алдыннан психологик ярдәм” темасына психологик тренинг үткәрде.
17 март көнне китапханәче Галимуллина К.Х. яңа килгән газета-журналларга күзәтү ясады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ясалган "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дигән альбом белән таныштырды. Соңыннан фикер алышулар булды. Очрашу күтәренке рухта тәмамланды.
16 нчы март көнне Лесной бистәсендә гомер кичерүче  тыл ветераны - Никитина Ольга апага Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы – Валиуллин М.А., Олы Мәтәскә җирлеге ветераннар советы рәисе – Нигматзянова А.Н.  “Бөек Җиңүгә -70 ел”  юбилей медален тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International