Әлеге кичәдә авылыбызда яшәүче 8 гармунчы катнашты. Кичә җыр - биюләр белән үрелеп барды. Бу биюләрне берләшмәләргә йөрүче кызлар башкарды. Кичәдә җырларның күбесе гармунга башкарылды.
Һәр кичә сценарий ярдәмендә сәхнәгэ куела. Төзегән һәр сценарий папкаларга туплана һәм методик бүлмәдә билгеле бер урынга урнаштырылып барыла.
3 март көнне Үзәк балалар бакчасының уртанчылар һәм икенче төркеме балалары Үзәк урта мәктәбе музеена бардылар.
4 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә П.П. Ерршовның "Конек-горбунок" әкияте буенча уен – сәяхәт үткәрелде. Уен барышында Ершов Петр Павловичның биографиясе һәм иҗаты белән танышылды. Мондый чаралар китап укуга кызыксыну уята.