Анда балалар туган ил, туган як, туган авылга кагылышлы материаллар һәм экспонатлар белән таныша алалар. Татар халкына гына хас булган милли бизәкләрне дә безнең музейда күрергә була. Яшәгән җирлегебез турында мәгълүматлар, илебез җитәкчеләренең фотолары, Татарстан һәм Россиянең гербы, гимны, флаглары да бар безнең музей-почмакта. Балалар өчен бар да кызыклы.
Әдәби сәгать “Якташ язучыларыбыз иҗаты” исемле китап күргәзмәсеннән башланып китте. Күргәзмәгә язучыларның төрле чорларда иҗат иткән әдәби әсәрләре һәм шигырьләре урнаштырылды, китапларга күзәтүләр үткәрелде.
Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең яраткан шигырләрен сөйләделәр.
Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Габделнур Аглямзянович тәбрик итте. Килгән кунак Корбанбикә Шагеевнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырды. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.