ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Ольга Андреевна  - 6 бала анасы, 1 улы Афганистан 2 нче улы Чечняда хезмәт иткән. Ул балаларга улларының хезмәт иткән вакыты турында сөйләде, аларның хатларын укыды. Очрашу барышында балаларга «Афганистан- ты боль души моей» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Ә 15 февраль көнне район мәдәният йортында узган “Созвездие –Йолдызлык 2015”  сайлап алу турында , Шәтке авылы мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче  балалар да катнаштылар.

 


Алар курчакка шарф  бәйләделәр. Бәйләп бетергәч аның  очларына чуклар тагарга өйрәнделәр. Балалар түгәрәккә  теләп йөриләр. Алар үзләренең бәйли алуларына бик сөенәләр. Балаларга өй эшләре дә бирелә.

 

        

Барлык сыйныфларда  да “ Россия солдаты, без синең  батырлыгыңны онытмыйбыз” темасы буенча батырлык дәресләре булып үтте. Балалар Әфган сугышы вакытында безнең солдатларның батырлыклары турында белделәр, видеофильмнар карадылар.

Дискотека башланганчы яшьләр белән “Яшьләребез һәм сәхнә” дигән әңгәмә оештырылды. Кичә барышында авылыбыз яшьләре  күңелле уеннар белән бергә төрле халык биюләрен биеп күңел ачтылар, бер-берсенә бәйрәм белән котлап валентинкалар бирделәр.

 

  

Балалар йорты директоры Имаметдин Гәрәевич Гәрәев, хуҗалык эшләре буенча шәфкатъ туташы  Зарипова Әниса Хәмитовна, өлкән тәрбияче Сафина Рәмзия Рифкатовна, мәдәният эшләре оештыручысы Хаматова Ландыш Ильгамутдиновналар мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе һәм халык театры эшчәнлеге белән танышып, фикерләр уртаклашты.

Шул уӊайдан 13 февраль көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен компьютер белән куллану дәресләре башланды.

 

 


Балалар фитнесының үзенчәлеге шунда, ул баллада сыгылмалыкны, көчне, чыдамлылыкны үстерә. Фитнес шөгеле башка спорт төрләренә карый аз травмалы булып санала. Бу шөгел балаларга бик кызыклы, чөнки һэрбер шөгел уен формасында алып барыла.Шактый әһәмиятле, фитнес шөгеле балалар өчен төрле-төрле һәм шул билгеле бер стимул булып тора.
Ата-аналар безнең беренче ярдәмчеләребез. Без алар белән һәрбер спорт  бәйрәмнәрен уздырабыз. Шулай ук алар белән гимнастика үткәрәбез. Ата-аналарның көне буе җыелган аруларын киметү өчен. Безнеңчә бу гимнастикалар гайләдә психологик сәламәтләндерү планына ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International