ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Ярышта Айдәр, Олы Нырсы, Алан командалары катнашты. 1 урынны-Айдәр, 2 урынны- Алан, 3 урынны- Олы Нырсы командалары яулады.
Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә ахырында “Муса абый – балаларның якын дусты» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. 
14 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә М.Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан "Гомере аның моңлы бер җыр" исемле шигырь укучылар конкурсы уздырылды.  Конкурста 1-4 класс укучылары аның сугыш чоры шигырьләрен укыдылар. 

13 – февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә узган «Ел хатын – кызы. Ел ир – аты: хатын – кыз карашы» республика бәйгесендә катнашу өчен нәкъ менә шундый  райондашларыбыз сайланды. Бәйгенең калган катнашучылары 5 мартта, Пирамида да, Республикабыз президенты катнашында,  узачак бәйрәмгә чакырылды.

Бу атнада Олы Мәтәскә авыл җирлеге дә катнашты. Ярминкәдә сөт продуктлары, кайнатмалар, тозланган кыяр-помидорлар, салатлар һәм бәйләнгән әйберләр сатылды.  



17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Айдар мәдәният йортында да Гашыйклар көне уңаеннан " Гашыйк бул син миңа! "- дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Һәрбер кавышкан пар үзләренең ярларына мәхәббәтләрен аңлаттылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм азагында барлык парлыларга багышлап Айдар мәдәният йорты директоры Резеда Фаляхова төзегән плакат янында истәлеккә фотога төштеләр. 

Шулай ук Шармыш авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә сугыш ветераннарына багышланган альбомга информацияләр һәм фотолар җыю эше алып барыла. 

Шуңа  да карамастан, ата-аналар бала  белән ничек аралашырга икәнен  төгәл генә белеп бетермиләр. Шунлыктан алар арасында аңламашучанлыклар  туа. Бу проблемалардан чыгу юллары  белән таныштыру өчен Теләче №2 балалар бакчасының педагог-психолог Хазипова С.Н зурлар төркеменә йөрүче балаларның ата-аналар белән “Бала белән ата-ананың үзара аралашуы” темасына тренинг уздырды.

Шул уңайдан 14 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Туган тел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә балалар үзләре дә әзерлек белән килгәннәр иде. Туган телгә багышланган шигырьләр өйрәнгәннәр. Оештырган уеннарда актив катнаштылар, биеделәр, җырладылар.Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр бирелде. 
 
Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләре эшләгән оешманың үзенчәлекләре, хәрби хезмәт белгечләре булу өчен үзеңне хәзерләү, хәрби профессия бирүче уку йортлары турында сөйләделәр. Соңыннан укучылар хәрби уку йортында уку шартлары турында видеофильм карарадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International