Һәр халыкта иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар.

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Һәр халыкта иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генәтүгел, үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. 14 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә М.Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан "Гомере аның моңлы бер җыр" исемле шигырь укучылар конкурсы уздырылды.  Конкурста 1-4 класс укучылары аның сугыш чоры шигырьләрен укыдылар. Аларга М.Җәлилнең иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, "Җәлил яши, Җәлил мәңгелек" исемле күргәзмә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International