Аралашу хәзерге көндә кешеләр үсешендә этәргеч бирүче төп шартлар булып тора.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Аралашу хәзерге көндә  кешеләр үсешендә этәргеч бирүче  төп шартлар булып тора. Шуңа  да карамастан, ата-аналар бала  белән ничек аралашырга икәнен  төгәл генә белеп бетермиләр. Шунлыктан алар арасында аңламашучанлыклар  туа. Бу проблемалардан чыгу юллары  белән таныштыру өчен Теләче №2 балалар бакчасының педагог-психолог Хазипова С.Н зурлар төркеменә йөрүче балаларның ата-аналар белән “Бала белән ата-ананың үзара аралашуы” темасына тренинг уздырды. Бу тренингның максатлары:

-     Ата-аналарны бала белән аралашу төрләре белән таныштыру; алар арасында дөрес аралашуга этәргеч бирү иде.

Тренинг барышында алган мәгьлүмат ата-аналарга балалары белән мөнәсәбәтләр төзүдә булышыр ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International