Изге Вәли көне, ягъни Барлык Гашыйклар бәйрәме 14 нче февральдә ил күләмендә билгеләп үтелә.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Изге Вәли көне, ягъни  Барлык Гашыйклар бәйрәме 14 нче февральдә ил күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмдә барлык гашыйк җаннар бер- берләренә төрле мәхәббәтләрен аңлатып шигъри юлардан язылган открыткалар, йөрәк формасындагы уенчыклар, шарлар,  йомшак уенчык кебек бүләкләр бирешәләр. Айдар мәдәният йортында да Гашыйклар көне уңаеннан " Гашыйк бул син миңа! "- дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Һәрбер кавышкан пар үзләренең ярларына мәхәббәтләрен аңлаттылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм азагында барлык парлыларга багышлап Айдар мәдәният йорты директоры Резеда Фаляхова төзегән плакат янында истәлеккә фотога төштеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International