«Кояш бул! Шул чакта үзенне башкалар күреп алып, сиңа тартылыр» - дигән бер рус классигы. Ә менә шунысы кызык без яшәгән җирдә андый кояшлар бар микән? Әйе, бар әлбәттә. Районыбызда үзләренең күркәм эшләре, тормыш юллары белән сокландыра торган кешелэр байтак. 13 – февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә узган «Ел хатын – кызы. Ел ир – аты: хатын – кыз карашы» республика бәйгесендә катнашу өчен нәкъ менә шундый райондашларыбыз сайланды.
Кемнәр соң алар? «МУЖЧИНА – БЛАГОРОДНОЕ СЕРДЦЕ» номинациясендә шәхси эшмәкәр Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улы, «МОЯ СУДЬБА – МОЯ ПРОФЕССИЯ»номинациясендә - Кыямова Лилия Рәис кызы, ОАО «Татмедиа», информация үзәге хезмәткәре, «Тюлячиинформ»да диктор-журналист, корреспондент, «ЖЕНЩИНА – ЛИДЕР» номинацииясендә - щәхси эшмәкэр Зиннатуллина Талия Сәгыйт кызы,«ГЕРОИНЯ ТРЕТЬЕГО ВОЗРАСТА» номинациясендә - Гыйльметдинова Нурания Хәбибрахман кызы. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булуына карамастан актив тормыш белән яшәүче, Нурания ханымның чыгышы жюри әгъзаларында көчле тәйсир калдырды һәм ул үз номинациясендә беренче урын яулап финалга узды. Бәйгенең калган катнашучылары 5 мартта, Пирамида да, Республикабыз президенты катнашында, узачак бәйрәмгә чакырулы.