ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Кичә барышында төрле уеннар уйналды, мәхәббәт өлкәсенә кагылган сорауларга җаваплар табылды. Җыр-бию, нәфис сүз дә читтә калмады. Кичә ахырында актив уйнаган парлар ачыкланды. Бәйрәм бик күңелле узды.

 


Мәктәп китапханәчесе Габдрахманова З.К. укучыларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Герой-шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр тыңланды, аның хатыны – Әминә ханым белән булган әңгәмәнең аудиоязмасы тәкъдим ителде. Укучыларга Муса турындагы видеоязмада шулай ук кыйммәтле мәгълүматлар җиткерелде.

     

Химия укытучы Сафиуллина Г.Т. химиянең мөһим фән булуын презентация буенча аңлатты. Химия кабинетының приборлары белән таныштырды. Укучыларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. 

 Әлеге җыелышта Теләче район башлыгы Ильдус Фатих улы, инвесторыбыз Дамир Каюм улы, "Игенче" ширкәте җитәкчесе Рафис Рәшит улы һ.б. житәкчеләр катнашты. Биредә алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде. Район мәдәният йорты җырчылары авыл халкын күңелле, дәртле җырлары белән сөендерделәр.

 


Бу чара Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган иде. Укучылар  М. Җәлилнең балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр, кроссвордлар  чиштеләр. Әлеге чараның максаты шагыйрьнең иҗатына якынаю, татар халкының бөек улына хөрмәт һәм горурлык хисләре уяту иде

«Сәйлән» түгәрәк берләшмәсе булачак «Парк» макетына бисердан агач ясадылар, 14 февраль «Гашыйклар көненә»  рамкалар ясадылар.

  Ә «Балачак» түгәрәк берләшмәсе белән урамда «Күңелле стартлар» уеннары оештырылды.

Укучыларыбыз фестивальдә биюләр белән чыгыш ясадылар  һәм сайлап алу турын уңышлы үттеләр.  Биюләрне сәхнәгә куючы: өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И.
   
Беренче көн түбән сыйныф укучыларын “Табигый фәннәр” кабинетына экскурсия оештырудан башланды. Биология-химия укытучысы Шакирова Ә.З. гади тәҗрибәләр һәм аларның эчтәлеге, экспонатлар  белән таныштырды. Түбән сыйныф укучыларында әлеге фәннәргә кызыксыну хисләре тәрбияләнде.
 Шул уңайдан “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән  кичә уздырылды. Кичә вакытында “Чума үрдәк”, “Йөзек салыш”, “Түгәрәк уен” ннары уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International