14 февраль - "Гашыйклар көне" уңаеннан Казаклар авыл клубында "Мәхәббәтле йөрәкләр" дип исемләнгән кичә үтте. Кичә барышында төрле уеннар уйналды, мәхәббәт өлкәсенә кагылган сорауларга җаваплар табылды. Җыр-бию, нәфис сүз дә читтә калмады. Кичә ахырында актив уйнаган парлар ачыкланды. Бәйрәм бик күңелле узды.