15 нчефевраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел булу уңаеннан, бүген, ягъни 16 нчы февраль көнне Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбендә шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде.

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

15 нчефевраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел булу уңаеннан, бүген, ягъни 16 нчы февраль көнне Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбендә шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Мәктәп китапханәчесе Габдрахманова З.К. укучыларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Герой-шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр тыңланды, аның хатыны – Әминә ханым белән булган әңгәмәнең аудиоязмасы тәкъдим ителде. Укучыларга Муса турындагы видеоязмада шулай ук кыйммәтле мәгълүматлар җиткерелде.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International