Узган атнада Казаклар авыл клубында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең еллык отчет җыелышы булып үтте. Әлеге җыелышта Теләче район башлыгы Ильдус Фатих улы, инвесторыбыз Дамир Каюм улы, "Игенче" ширкәте җитәкчесе Рафис Рәшит улы һ.б. житәкчеләр катнашты. Биредә алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде. Район мәдәният йорты җырчылары авыл халкын күңелле, дәртле җырлары белән сөендерделәр.