Муса Җәлил әнәшундый исемнәрнең берсе. Безнең бакчада шагыйрьгә багышланган кичә үткәрелде. Зурлар төркеме балалары “Карак песи”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен сәхнәләштереп куйды. Кичәнең ахыры “Сәгать” җыры белән тәмамланды. Кичә бик тә үзенчәлекле, күңелле үтте.
Иске Җөри балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көненә карата бәйрәм иртәсе үткәрелде. Тәрбияче, Галимуллина Наилә Миннебай кызы, балаларга шагыйрьнең тормыш юлын: кайда яшәвен, кем тәрбияләвен, балачак елларын, шулай ук сугыштыгы батырлыкларын сөйләде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен тыңладылар, җырларын җырладылар.
Хөрмәтле Илдус Фатихович! Сез гомерегезне хезмәткә багышлап, җир йөзенә бары тик игелек эшләр өчен генә яратылган кешедер. Кайда гына хезмәт куйсагыз да, вакытыгызны кызганмый эшләүче, кешелекле, ярдәмчел һәм зыялы шәхес, җитәкче сез. Бәйрәмегез белән тәбрик итеп, сезгә киләчәктә дә ныклы саулык, яхшы кәеф, яшәү дәрте өстәрлек уңышлар, бәхет телибез.
Шугаепов Илзир (3 кл)-1 урын, Исламов Фаил (8 кл)-1 урын, Давлетшин Марсель ( 3 кл) -3 урын яулады. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
Чөнки анда күңелле чаралар еш үткәрелеп тора. Менә бу атнада Ямбулатлылыр шахмат-шашка ярышына җыелдылар. Уен юмор-көлке белән үтте.