Тәрбияче Сагитова Д.В. балаларга сугыш еллары турында шигырьләр укыды,авыр сугыш вакытында үзләренең гомерләрен кызганмыйча сугышкан батыр солдатлар турында сөйләде. Без батыр авылдашларыбызны беркайчан да онытмабыз.
Әлеге бәйрәм чарасыннан читтә калмасыннар, алар да үз өлешләрен кертсеннәр дип, без мәктәп укучыларын да үзебез янына тарттык.
Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр, балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр.
Җырчылар белән репетиция өлешләре алып барыла. Программа һәм сценарийлар төзелә.
Шаян шигырьләре белән беррәттән моңсуларын да укыдылар. Югары сыйныф укучылары Саруханян Алина һәм Зиганшина Руфия укыган шигырьләр бигрәк тә күңелгә үтеп керде. Алга таба да укучыларыбыз Җәлилнең иҗатын өйрәнүләрен дәвам итәрләр дип ышанып калабыз.