Алан авылы мәдәният йортында һәр көнне Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме уңаеннан үткәреләчәк концертка әзерлек эшләре бара. Әлеге бәйрәм чарасыннан читтә калмасыннар, алар да үз өлешләрен кертсеннәр дип, без мәктәп укучыларын да үзебез янына тарттык.