Бу чараның максаты булып, балаларда язучыга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аның иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Аның бик яшьли язган шигырьләре белән таныштырды.
8 сыйныф укучысы Фархуллин Айтуган (укытучысы Фархуллина И.Ш.)татар теленнән һәм 10 сыйныф укучысы Шакирова Гөлүсә, 11 сыйныф укучысы Хамидуллина Ландыш (укытучылары Сәлимова Р.Г.) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Анда яшьләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Кичә бик матур һәм эчтэлекле булды.Төрле кызыклы уеннар, конкурслар уздырылды.
Һәрбер сыйныфтан да балалар аның шигырьләрен ятлап килеп, линейка барышында сөйләделәр. Башлангыч сыйныфлардан алып, унберенчеләргә кадәр, барлык укучылар да актив катнашты. Чараны татар теле укытучылары оештырды.