17 февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен Герой–шагыйрь Муса Җәлилнең 109 яше тулу уңаеннан, әдәби чара үтте.

2015 елның 20 феврале, җомга

17 февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен Герой–шагыйрь Муса Җәлилнең 109 яше тулу уңаеннан, әдәби чара үтте. Бу чараның максаты булып, балаларда язучыга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аның иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Аның бик яшьли язган шигырьләре белән таныштырды.Сугыш башлангач, Муса да фронтка китә һәм батырларча көрәшә, илен саклаган солдат дуслары турында шигырьләр яза. Шуларның берсе булган “Кызыл ромашка” шигырен укыганнан сон, балаларга сораулар бирелде һәм алар дөрес итеп җавап бирделәр.

 

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International