Олы Мишә авылы мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара үткәрелде.

2015 елның 20 феврале, җомга

Дүшәмбе көн, атналык линейка барышында, Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара үткәрелде. Һәрбер сыйныфтан да балалар аның шигырьләрен ятлап килеп, линейка барышында сөйләделәр. Башлангыч сыйныфлардан алып, унберенчеләргә кадәр, барлык укучылар да актив катнашты. Чараны татар теле укытучылары оештырды.

Шулай ук, Габдрахманова Гүзәл тырышлыгы белән, дәресләрдән соң гашыйклар көненә багышланган кичә булды. Ул җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Иң куанычлысы - чара инглиз телендә барды. Бу бәйрәмнән укучылар бик канәгать калдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International