Һәр илнең үзенә генә хас тарихы, традицияләре һәм үзенчәлекләре була.

2015 елның 20 феврале, җомга
Һәр илнең үзенә генә хас тарихы, традицияләре һәм үзенчәлекләре  була. Әлеге үзенчәлекләр дөньяга карашыңны киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлекләр бирә. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең француз теле укытучысы Зайнутдинова   Венера Габделхәевна 9-11 сыйныф укучылары белән виртуаль режимда дөньяның иң данлыклы һәм иң бай музей - Луврга сәяхәт  иттеләр. Музей үз ишекләрен 1793 елда ачкан була. Анда төрле эпоханы чагылдырган әсәрләр тупланган. Чара  ахырында “Париж буенча сәяхәт” дип исемләнгән викторина уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International