Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары кышкы буранлы көннәрдән соң Казаклар авылында урнашкан һәйкәлгә график нигезендә шефлык итәләр

2015 елның 20 феврале, җомга
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе  укучылары кышкы буранлы көннәрдән соң Казаклар авылында урнашкан һәйкәлгә график нигезендә шефлык итәләр. Бу юлы шефлык чираты 9 нчы сыйныфларда иде. 9нчы сыйныф кызлары Даутова Дилбәр белән Сафиуллина Илүзә зур хөрмәт белән һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар, билгесез солдатның шинеленә кунган карларны кактылар, истәлек тактасыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлегеннән   бабайларының фамилияләрен табып тын калдылар...
     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International