Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була

2015 елның 20 феврале, җомга

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнәшундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватан пәрвәрлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур.Чөнки Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М.Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Бүген безнең бакчада шагыйрьгә багышланган кичә үткәрелде. Зурлар төркеме балалары “Карак песи”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен сәхнәләштереп куйды. Кичәнең ахыры “Сәгать” җыры белән тәмамланды. Кичә бик тә үзенчәлекле, күңелле үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International