Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Муса Җәлил
Муса Җәлил- татар шагыйре. Ул татар шагыйре генә түгел- герой шагыйрь. Ул балаларга һәм олыларга бик күп төрле шигырьләр язган. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көненә карата бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме катнашты. Тәрбияче, Галимуллина Наилә Миннебай кызы, балаларга шагыйрьнең тормыш юлын: кайда яшәвен, кем тәрбияләвен, балачак елларын, шулай ук сугыштыгы батырлыкларын сөйләде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен тыңладылар, җырларын җырладылар. Бәйрәм ахырында Муса Җәлилнең “Карак песи” шигыренә рәсемнәр ясадылар.