Теләче мәктәбендә Татарстан республикасында УФСИН белгече , кадрлар буенча инструктор Кәримуллин И.Х. һәм курсант Гәйнетдинов И.Ф. белән очрашу булды.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Татарстан республикасында ФКУ ИКЗ УФСИН белгече , кадрлар буенча инструктор Кәримуллин И.Х. һәм курсант Гәйнетдинов И.Ф. белән очрашу булды. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләре эшләгән оешманың үзенчәлекләре, хәрби хезмәт белгечләре булу өчен үзеңне хәзерләү, хәрби профессия бирүче уку йортлары турында сөйләделәр. Соңыннан укучылар хәрби уку йортында уку шартлары турында видеофильм карарадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International