21 февраль бөтендөнья Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
21 февраль бөтендөнья Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 14 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Туган тел бәйрәме үткәрелде. Башта балалар китапханә белән таныштылар, балалар өчен булган китапларны, журналларны карадылар. Бәйрәмгә балалар үзләре дә әзерлек белән килгәннәр иде. Туган телгә багышланган шигырьләр өйрәнгәннәр. Оештырган уеннарда актив катнаштылар, биеделәр, җырладылар.Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр бирелде. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International