ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Бу фестивальдә районның барлык мәктәпләре дә катнашты. 5-21 яшьтәгеләр “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләре”, “Хореография”, “Конферанс”,  номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Аларны урыннарда билгеләнгән жюри бәяләде.

 Фествальдә  мәдәният йортыннан, “Кояшкай”  һәм “Шатлык” балалар бакчасыннан,  14 район мәктәбеннән, балалар сәнгать  мәктәбеннән, балалар иҗат үзәгеннән  барлыгы  170 бала катнашты.

 

 

   

Укучылар  әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы  тарихы,аның символлары белән  таныштылар,үзләре ясаган открыткаларга  инглиз телендә шигырьләр яздылар.

Шул ук кәнне кич белән уртанчы һәм югары сыйныф укучылары өчен КВН формасында бәйге үткәрелде.Әлеге бәйгене педагог-оештыручы Әхмәтҗанова А.И. һәм клуб мөдире Козина Ф.А.оештырдылар.Бүген дә бәйрәм дәвам итә,укучылар бәйрәм открыткаларын өләшүне дәвам итәләр.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкать абыйга даими ярдәм итеп торалар. Аңа булышырга барганда, сугыш чоры вакыйгаларын Рифкать абый тәфсилләп сөйләп күрсәтә. 

Безнең  мәктәп данын 7 сыйныф укучысы Мустафина Олесья яклады. Конкурс барышында Олесья узенең осталыкларын уңышлыгына күрсәтеп ГРАН – ПРИга лаек булды. 

Әлеге бәйгедә “Ромашкалар” һәм “М.Җәлил оныклары” командалары көч сынашты.Бәйгедә дуслык җиңде.Барлык командалар да Муса Җәлилнең  тормышын һәм иҗатын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.



16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Бу конкурста  Югары Кибәхуҗа урта  мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мубаракзянова Фирсинә чыгыш ясады. (җитәкчесе Гинатуллина Г.Н. ) Бәйгедә Фирсинә 3 урынга лаек булды. 

Ярышларда Теләче урта мәктәбенең малайлар һәм кызлар командалары беренче урынны яуладылар. Теннис буенча ярышларга укучыларны физкультура укытучылары  Хәкимов Р.Р. һәм Йосыпов М.Р. әзерләде. Яшь спортсменнарыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз. 

Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Бикчәнтаева Алисә вожатый буларак осталыкта көч сынашты. Барлык төр бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, 1 урынны яулады.  

Аның алып баручысы Шәрипова Ильвина Олы Мишә урта мәктәбенең иң актив укучысы. 1 февральдә Казан шәһәренең Сәләт яшьләр үзәгендә ул классташы Нуриева Чулпан белән Бөтенроссия укучылар үзидарәсе конкурсының республика этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Алар экспертларның һәр соравына төгәл җавап бирделәр һәм Мәгариф министрлыгының сертификаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International