ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Безнең мәктәпнең данын 9 сыйныф укучысы Тимербайев Илсаф яклап, 2 урынны алды.

 


 Безнең укучылар да чаңгыда физкультура дәресләрендә, дәрестән тыш вакытта бик теләп шуалар. Класслар арасында ярышлар үткәрәләр, саф һава сулыйлар. Бу аларның күңелләрен күтәрә, тынычландыра. Бүгендә без чангы буенча ГТО нормативларын тапшырдык.
14 февраль – гашыйклар көне. Бу көнне үзеңә якын булган кешеләрне котлыйлар. Кичә “трамвайда” сәяхәт иткән формада үтте. Катнашучылар юлда вакытларын күңелле үткәрделәр. 
Әлеге чараның максаты – укучыларның актив ялын оештыру. Кичәдә укучылар өчен төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Дискотекадан булган һәркем уңай тәэсирләр алып кайтып китте.
Әлифба бәйрәме  - нәниләрнең ярты еллык эшләренә йомгак ясау тантанасы ул. Балалар бәйрәмдә бик теләп һәм шатланып катнаштылар. Алар әти – әниләре, кунаклар алдында  үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

13
февраль, 2015 ел
җомга

Жыенның беренче бүлегендә район мәдәният йортының үзэшчән сәнгать коллективы  чыгыш ясады.

 Укучылар үзләренә ошаган шигырьләрне матур итеп укып күрсәттеләр. Шулай ук өйләрендә укыр өчен дә китаплар алдылар.

 

  

 Күргәзмәгә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр куелды. Сугыш һәм тыл ветераннарының рәсемнәре һәм аларның тормыш юллары күрсәтелде. Сугыш һәм аның фаҗигаларын халык беркайчан да онытмый. 

Фәүзия Бәйрәмованың "Сандугачнын балалары"дип исемләнгән пьесасы белән без 28 фераль көнне жюри каршында чыгыш ясаячакбыз.

 


Хәзерге вакытта Айдар мәдәният йортында "Онытылмас бу еллар гомергә..." исемле стенд төзү эше алып барыла. Барлык  мәдәни чаралар патриотик тәрбия бирү йөзеннән үткәрелә. Бүгенге яшьләр шуны аңларга тиеш: нинди авырлыклар белән безнең бабаларыбыз тынычлык өчен зур көрәш алып барганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International